Пәнҗешәмбе 30-нчы июльдә бүлекчәләрнең эш вакыты бер сәгатькә кыскарачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). 31-нче июльдә Татарстанның почта бүлекчәләре ябык булачак. Бу көн Корбан бәйрәме уңаеннан республикада ял көне дип игълан ителде.
30-нчы июльдә Россия почтасы бүлекләре гадәти график буенча бер сәгатькә кыскартылачак, дип хәбәр итә «Татарстан Почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.
Эш режимын төгәлләштерү яки картада якындагы почта бүлеген табу өчен Россия почтасы мобиль кушымтасыннан һәм компания сайтыннан файдаланырга мөмкин.