В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле боерыкка кул куйды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). 31-нче декабрь Татарстанда ял көне дип игълан ителде. Татарстан Республикасында 2019 елның декабрендә эш вакытын оештыру турында тиешле боерыкка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ нигезендә, ТР Дәүләт хезмәткәрләре өчен эш көне шимбә - 28-нче декабрьгә күчерелде.
Кул куелган документта республика территориясендә урнашкан оешмалар җитәкчеләренә эш вакытын яңа тәртиптә оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим ителә.
Элегрәк республика башлыгы социаль челтәрләрдә «Татарстан халкы 28-нче декабрьне эш көне, ә 31-ен ял көне итү карарын хуплармы», дигән ачык тавыш бирүне башлап җибәргән иде. Татарстанлыларның күбесе уңай җавап бирде. Р.Миңнеханов республика территориясендәге барлык оешмаларны да кушылырга һәм эш көнен шимбә көненә күчерергә чакырды.
Искәртеп узабыз, казанлыларның яңа ел каникуллары 8 көн рәттән – 1-8-нче гыйнварда - дәвам итәчәк. 2020 елда ялларның гомуми саны биш көнлек эш атнасында 120 көн тәшкил итәчәк.