В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Timerman Kazan Triathlon Full 2019 триатлон буенча ярышлар уздыруга бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 31-нче августта Казанда кайбер автобус маршрутларының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу Timerman Kazan Triathlon Full 2019 триатлон буенча ярышлар уздыруга бәйле.
5.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр 28, 43, 54 номерлы автобус маршрутлары түбәндәге схемалар буенча йөриячәк:
28 номерлы автобус Ф.Әмирхан пр. – Чистай ур. – Декабристлар ур. – Кремль дамбасы - Батурин ур. – К.Маркс ур. – Горький паркы, алга таба үз маршруты буенча хәрәкәт итәчәк;
43 номерлы автобус Ф.Әмирхан пр. – Чистай ур. - Декабристлар ур. – Кремль дамба ур. – Сул як Болак ур. – Татарстан ур. – Г. Тукай ур. - М.Вахитов мәйданы буенча, соңыннан үз маршруты буенча хәрәкәт итәчәк;
54 номерлы автобус Ф.Әмирхан пр. – Чистай ур. – Декабристлар ур. – Кремль дамбасы – Батурин ур. – К.Маркс ур. – Пушкин урамы буенча, соңыннан үз маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
11.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр 22, 28, 89 номерлы автобуслар түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итәчәк: К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль яр буе - Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы - алга таба үз маршруты буенча.
5.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр 1, 4, 25 номерлы автобуслар түбәндәге схема буенча йөриячәк:
1 номерлы автобус Н.Ершов ур. – К.Маркс ур. – Пушкин урамы, алга таба үз маршруты буенча хәрәкәт итәчәк;
4, 25 номерлы автобус Н.Ершов урамы – К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Островский урамы – Т.Миңнуллин урамы – М.Сәлимҗанов урамы – Н.Назарбаев урамы буенча, аннары үз маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, 31-нче августта Казанда Timerman Kazan Triathlon Full 2019 триатлон буенча ярышлар узачак. Ярышларда бөтен Россиядән 700-дән артык спортчы катнашачак. Ярышлар түбәндәге дисциплиналарны үз эченә ала: 750 метрга спринт, эстафета-спринт, 1,5 чакрымга олимпия дистанциясе, «тимер» дистанциясе, тимер дистанция эстафетасы һәм Timerkids балалар йөгереше.