«Зәкят» хәйрия фондына республика районнарында җыелган 10 тонна азык-төлек тапшырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь). 15-нче сентябрьдә гошер сәдакасы җыю буенча игълан ителгән традицион кампания кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына республика районнарында җыелган 10 тонна азык-төлек тапшырылган. Шул исәптән 300 Казан гаиләсе азык-төлек ярдәме алган.
Быел бу гошер сәдаканы дүртенче тапкыр өләшү инде. Бүгенгә мохтаҗлар 16,5 тонна яшелчә алдылар - нигездә бәрәңге, чөгендер, кишер, кабак. Уртача алганда, бер гаиләгә гошернең төрле төреннән 30-35 кг азык-төлек туры килә. Өләшү «Зәкят» фондында төзелгән мохтаҗ гаиләләрнең исемлекләре буенча гамәлгә ашырыла. Һәр гаилә гошер сәдакасы артыннан билгеле бер вакытта килә. Мохтаҗлар реестрына эләгү өчен: +7(843)225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Ә сәламәтлек торышы буенча өйдән чыга алмаган кешеләргә волонтерлар ярдәм итә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
2018 елда «Зәкят» фонды аша 500 гаилә кышка яшелчәләр белән тәэмин ителгән, 2019 елда - 1500 гаилә, быел 500-гә якын гаилә гошер сәдакасы алды инде. Әмма җыю дәвам итә. Хәйрия кампаниясендә катнашырга теләүче Казанлылар югарыда күрсәтелгән телефон буенча мөрәҗәгать итә ала. Республика районнарында гошер сәдакасы җыю һәм бүлү белән үзәк мәчетләр шөгыльләнә.
Исегезгә төшерәбез, гошер - сәдаканың аерым бер төре, мөселман кешесе мохтаҗларга бер сезонда алынган уңышның уннан бер өлешен бирергә тиеш. 26-нчы сентябрь - республикада Гошер көне.