В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утырыш Башкарма комитет бинасында 10:30 сәгатькә билгеләнгән
Денис Гордийко фотосы
Җомга көнне, 30 гыйнварда, шәһәр Башкарма комитетының зур утырышлар залында бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының чираттан тыш V сессиясе уздырыла. Утырыш 10:30 сәгатьтә башлана.
Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:
Казан шәһәре Думасының 2016 елның 14 декабрендәге 8-12 номерлы «Казан шәһәр округында шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Казан шәһәре Думасының 2020 елның 15 маендагы 22-39 номерлы карарын гамәлдән чыккан дип тану турында.
Башка мәсьәләләр.