В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда барлыгы 49 инфекцияле кеше ачыкланган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август). Татарстанда COVID-19 авыруының 49 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 7-се читтән кайтарылган, 42-се – контактлы. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 35-е өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 30 кеше Казаннан, Чаллыдан 10 кеше, Тукай районында 4 кеше яши, берешәр кеше – Югары Ослан, Биектау, Зәй, Яшел Үзән һәм Мөслим районнарыннан.
16-нчы августка Татарстанда 24 мең 735 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 799 кеше сәламәтләнгщн, шул исәптән 5 – узган тәүлектә. Барлыгы 921 мең 827 кеше (үсеш – 4052) вакцина ясаткан, шуларның 741 мең 702-се икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 20 мең 765 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 6 млн 621 мең 601 кеше авырган, 5 млн 899 мең 917 кеше сәламәтләнгән, 171 мең 305 кеше үлгән.