Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.07.2021, 15:26

Зәңгәр күлләр территориясеннән активистлар 30 капчык чүп-чар җыйды

Экологик акциядә 60 ирекле кеше катнашты.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). Узган ял көннәрендә Зәңгәр күлләрнең яр буе территориясен чистарту акциясе булды. Акциягә 60 ирекле кеше кушылды, алар 30 капчык чүп-чар җыйдылар.

Акциядә Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дайверлары, шулай ук «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы волонтерлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм Казан халкы катнашты.

Барыннан да бигрәк бер тапкыр кулланыла торган мангал һәм пыяла шешә калдыклары, шулай ук дымлы салфеткалар җыелды.

Зәңгәр күлләрдә чүп елдан-ел кими бара, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыяте рәисе урынбасары Андрей Агарков. «Чүпләүчеләр азаймады, әмма безнең кебек үк җыештыручы кешеләр саны артты, – дип өсти ул. – Бездә битараф булмаган кешеләрнең күп булуы куандыра».

Исегезгә төшерәбез, мондый акцияләр ТРда Рус географик җәмгыяте инициативасы буенча даими үткәрелә. Әйтик, күптән түгел активистлар «Локомотив» Казан пляжында 140 кг чүп-чар җыйганнар. Якындагы акция 30-нчы июльдә була.

Барлык яңалыклар