В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җылылык йөртү җайланмаларында су агу урыннарын ачыклау эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). 30-нчы март көнне Казанда җылылык чыганаклары чыгу урыннарын ачыклау буенча эш алып барылачак. Моның өчен «Савиново» котельныеннан магистраль җылылык үткәргечләре челтәренә яшел төстәге «Уранин-А» буявын кертәчәкләр.
Краннардан,шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан «яшел су» акканын күргән очракта шәһәрнең Яңа Савин районында яшәүчеләрдән «Татэнерго» АҖ филиалы – «Казан җылылык челтәрләре» компаниясенең диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар: +7(843)291-87-95 (күпканаллы).
«Уранин-А» буягычы җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга рөхсәт ителә һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте тарафыннан кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит сәламәтлеге өчен зарарсыз булган, буяу индикаторы сыйфатында рөхсәт ителә, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитетында.