Көндез ТР башкаласында +9-11 градуска кадәр җылыта.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы март). Иртәгә көндез Татарстанда урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр, Казанда секундына 14 метрга кадәр көчәюче төньяк-көнчыгыш җиле көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Фаразлар буенча, иртәгә республика башкаласында аязучан болытлы һәм явым-төшемсез булачак. Төнге температура 0 дән +2 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез җил секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәячәк. Һава +9-11 градуска кадәр җылыначак.
Җомга, 31 нче мартта, синоптиклар Татарстанда аязучан болытлы һава торышы вәгъдә итә. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр һәм җепшек кар булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -1 дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез яңгыр, секундына 15-16 метрга кадәр көчле җил һәм +5-10 градуска кадәр җылы көтелә.