Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). 30-нчы июньдә Казанда кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу «Tour de Tatarstan» шоссейлы велоярыш уздыруга бәйле. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган.
7.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте түбәндәге урамнарда чикләнәчәк:
Сибгат Хәким урамы (Бондаренко урамыннан Әмирхан проспектына кадәр юнәлеш буенча, ике хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Сибгат Хәким урамы (Әмирхан проспектыннан Чистай урамы киселешенә кадәр, ике хәрәкәт юнәлешен туктатып тору);
Чистай урамы (Сибгат Хәким урамындагы съезддан Чистай урамындагы съездга кадәр, ике уң як хәрәкәт полосасы туктатып торыла);
Чистай урамы (Чистай урамыннан «Казан Арена» стадионы янындагы әйләнеш хәрәкәте съездына кадәр, өч уң як хәрәкәт полосасын туктатып тору).
7.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте түбәндәге урамнарда туктап торачак:
Әмирхан проспекты (Сибгат Хәким урамыннан «Миллениум» күперенә кадәрге юнәлеш), «Миллениум» күперендә (Сибгат Хәким урамыннан Вишневский урамына кадәрге юл);
Вишневский урамы («Миллениум» күпереннән Назарбаев урамына кадәр);
Петербург урамы (Назарбаев урамыннан Тихомирнов урамына кадәрге юнәлеш буенча);
Универсиада пр. (Тихомирнов урамыннан алып Даурия урамына кадәрге юнәлеш буенча);
7.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте Назарбаев урамы буенча (Вишневский урамыннан Петербург урамы киселешенә кадәрге юнәлеш буенча) туктаячак.
«Tour de Tatarstan» велосипед ярышы Казанда беренче тапкыр узачак. Ярышларда тәҗрибәле спортчылар (100 һәм 50 км дистанцияләр), һәвәскәрләр һәм яңа уенчылар (7,5 км) катнашачак. Сайтта тулырак мәгълүматны белергә һәм теркәлергә була.