В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хедлайнерлар Нина Кравиц лейблы резидентлары - PTU булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). 30-нчы августта Казан Кремлендә өченче тапкыр Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары артистларның чыгышларын тыңлаячак, интерактив перфомансны күрәчәк, шулай ук дизайн-маркетка килә һәм мастер-классларда катнаша алачак.
Фестивальнең музыкаль өлеше өч сәхнәдә узачак. Зур сәхнәдә инди-фолктан алып рокка һәм фанкка кадәр төрле жанр музыкасын башкаручы коллективлар чыгыш ясаячак. Хедлайнер «Татара – наследие Евразии» Татарстан-Япония бию проекты булачак.
Кече сәхнәдә рэп-артистларны, шулай ук электро- һәм поп-төркемнәрне тыңларга мөмкин булачак. Өченче сәхнә эмбиенттан технога кадәр электрон музыка башкаручы музыкантларны берләштерә. Хедлайнерлар чыгышлары белән Казаннан булган Нина Кравиц лейблы резидентлары - PTU булачак.
Хореография сәхнәсендә Татарстанның әйдәп баручы хореографлары һәм биючеләре катнашында интерактив перформанс тәкъдим ителәчәк, шунда ук мастер-класслар узачак.
Моннан тыш, быел фестиваль кунакларына квест тәкъдим ителәчәк - махсус гидтан файдаланып, алар Казан Кремле территориясендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган 10 арт-объект таба алачак. Аларның һәркайсы республикада соңгы 100 елда булган вакыйга белән бәйле булачак.
Бәйрәм мәйданчыгында дизайн-маркет, балалар зонасы, фуд-корт оештырылачак.
Фестиваль 14.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр узачак, керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.