Биредә яшәүчеләр микрорайоннар тарихы, танылган шәхесләр, урам исемнәре, истәлекле урыннар турында ишетә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август, Юлия Летникова). 30 нчы августта Казан автобусларында рус һәм татар телләрендә тарихи-мәдәни аудиогид яңгыраячак. Халык махсус моның өчен әзерләнгән транспортка утыра һәм шәһәр легендаларын тыңлый ала. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.
Казанда аудиогид 2, 6, 90 һәм 91 нче номерлы маршрутлар буенча йөрүче 12 автобуста барлыкка киләчәк. «Бу шәһәрнең төрле өлешләрен колачлый торган иң озын маршрутлар», – дип аңлатты Г.Сәгыйтова. Әлеге автобусларда казанлылар микрорайоннар, бистәләр тарихы, танылган шәхесләр, урам исемнәре, шәһәрнең уникаль урыннары һәм ландшафты, парклар, һәйкәлләр һәм тарихи биналар турында ишетә алачак.
Аудиогидлы автобусларны аларның бизәлеше буенча белергә мөмкин булачак – транспорт рус-татар сөйләүлекләрен үз эченә алган креатив мәгълүмати плакатлар, Казанның төп истәлекле урыннары сурәтләнгән рәсемнәр, яшьләр мемнары, заманча Татарстан турындагы инфографика һәм автобуслар маршрутлары турында мәгълүмат белән бизәләчәк.
Аудиогидны телерадиотапшырулар алып баручылар һәм шәһәр театрлары актерлары яңгыратты.
«Юллар. Казан» проекты Казан Мэриясе тарафыннан Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты комиссиясе ярдәмендә эшләнгән.