1-нче һәм 3-нче номерлы троллейбуслар маршрутлары эше көчәйтеләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). 30-нчы августта, Республика һәм шәһәр көнендә, Казанда җир өсте пассажирлар транспорты эш режимын 23:30 сәгатькә кадәр озайтып, ял көне графигы буенча йөриячәк.
Декабристлар урамы буенча хәрәкәт итә торган 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75, 89-нчы номерлы автобуслар эш көне графигы буенча 14:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк.
Бу көнне метро поездлары пассажирларны эш көне графигы буенча 9:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр йөртәчәк.
Шулай ук 16:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр «Горький Шоссесы – Роддом» маршруты буенча хәрәкәт итүче 1-нче номерлы троллейбус, 14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр – «Академик Глушко урамы, 15 – Елга порты» маршруты буенча хәрәкәт итүче 3-нче номерлы троллейбуслар эше көчәйтеләчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитетында.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ таләбе буенча «Кызыл Кремльдән – Ак Кремльгә» мотоузышы уздырган вакытта К.Маркс, Н.Ершов, П.Лумумба, А.Камалиев проспекты буенча автобуслар һәм троллейбуслар хәрәкәте туктатылачак.
Исегезгә төшерәбез, Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Казанда берничә урам буенча транспорт хәрәкәте киртәләнәчәк.