Агымдагы елның 10 аенда гына да банк картасы ярдәмендә башкарылган 1520-дән артык алдау очрагы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Казанда банк карталарыннан акча урлау очраклары ешайды – агымдагы елның 10 аенда гына да 1520-дән артык шундый факт теркәлгән.
Шәһәрдә атна саен алдакчылардан һәм банк карталарыннан урлашудан килгән матди зыян 2,5 млн сумга җитә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, җинаятьчеләр банк карталарыннан акча урлау өчен аеруча еш кулланыла торган өч сценарийны куллана. Теләсә кайсы кулланучы интернет-алдауларның корбаны була ала. KZN.RU порталы алдакчыларның иң киң таралган алымнары һәм алардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйли.
Беренче сценарий: интернетта товар сату-алу
Сату сайтында игълан урнаштырган товар хуҗасына потенциаль сатып алучы шалтырата һәм алдан түләү кертергә тәкъдим итә. Шул ук вакытта алдакчы банк картасы номерын гына түгел, башка реквизитларны, шул исәптән, чыгарылыш датасын һәм арткы якта күрсәтелгән cvv кодын сорый. Кайбер очракларда банктан смс-хәбәр белән килә торган кодларны сорыйлар. Мондый гамәлләр алгоритмы җинаятьчеләргә мобиль банкка дистанцион үтеп керү һәм счеттан акча күчерү мөмкинлеген бирә.
Мондый ысул белән алдашып, мошенниклар Казанның 41 яшьлек кешесеннән 360 мең сум акча алган. Ир-ат сайтта ике мең сумга кулдан ясалган уенчыклар сату турында игълан куя. Күпмедер вакыттан соң аңа бер кыз шалтырата һәм үзен Санкт-Петербургтан Алена дип таныштыра. Ул товар сатып алырга әзер булуын һәм акчаны картага күчерәчәген җиткерә, ә уенчык артыннан курьер киләчәк, ди. Ир риза була һәм карта номерын һәм телефонына килгән смс-кодны кызга әйтә.
Шуннан соң кыз елый башлый һәм хаталы рәвештә ир-атка ике мең урынына 405 мең сум күчерүен җиткерә. Акчаны кайтару өчен, ир-ат якындагы банкоматка бара һәм, 50-шәр мең сум акча алып, аларны абонент номерына күчерә башлый.
Нинди куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк?
Картадан акча күчерү өчен карта алдындагы 16 санлы номер гына яки мобиль банкка бәйләнгән телефон номеры гына кирәк. Банк картасының калган мәгълүматы катгый конфиденциаль булып тора.
Икенче сценарий: банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәреннән шалтырату яки смс
Җинаятьче гражданнарга, кагыйдә буларак, башкала төбәгенең абонент номерларыннан шалтырата, үзен теге яки бу банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра һәм гражданин картасыннан законсыз рәвештә акча алырга җыенуларын хәбәр итә. Операцияне туктату өчен, мошенник картаның тулы реквизитларын атарга, йә акчаны резерв счетына банкомат аша күчерергә тәкъдим итә.
Шул ук вакытта, экспертлар билгеләп үткәнчә, мондый шалтыратулар IP-телефон кулланып башкарыла һәм еш кына номерны алыштыру технологиясе кулланыла, шалтыратулар төрле банкларның рәсми номерларыннан да башкарыла ала.
Әйтик, агымдагы елның октябрендә казанлыга мондый эчтәлектәге текст белән смс-хәбәр килгән: «Сезнең карта буенча транзакцияләр туктатылды», анда 89006500592 телефон номеры күрсәтелгән була. Казанлы бу номер буенча шалтырата, трубканы үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган ир ала. Ул зыян күрүченең картасы блокировкалануын һәм яңасын ачу өчен әлеге картаның номерларын һәм арттагы кодны атарга кирәклеген җиткерә. Беркатлы казанлы мәгълүматларны җиткергәннән соң, аның телефонына кодлар белән смс-хәбәрләр килә башлый, ул аларны да банкның ялган хезмәткәренә хәбәр итә. Нәтиҗәдә, картадан 169403 сум акча алына.
Икенче очракта Киров районында яшәүчегә 89053955064 абонент номерыннан шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырганнар. Билгесез хатын ир-атка картада җыелган бонусларны акчага күчерергә тәкъдим итә, тегесе ризалаша. Шуннан соң аңа теркәү коды килә, ул аны таныш булмаган ханымга җиткерә. Шулай ук картаның арткы ягыннан кодны да хәбәр итә. Соңыннан картадан ике тапкыр акча алына. Китерелгән матди зыян суммасы 31446 сум тәшкил иткән.
Нинди куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк?
Мондый шалтыратулар булган очракта, беренчедән, сөйләшүне туктатырга, икенчедән, мөстәкыйль рәвештә банк картасының арткы ягында күрсәтелгән клиент хезмәте телефоны буенча банкка шалтыратырга кирәк. Шунысын онытмагыз: чын банк хезмәткәре телефоннан сөйләшү барышында карта реквизитларын бирүләрен яки теге яки бу счетка мөстәкыйль акча күчерүләрен беркайчан да сорамый.
Өченче сценарий – телефонда вирус программасы
Телефон хуҗасы Android операцион система базасында зарарлы программа йөкли, төрле сайтлар һәм билгесез сылтамалар буенча уза. Шул рәвешле, әгәр телефонда мобиль кушымта, банкның шәхси кабинеты урнаштырылган икән, алдакчыларның карта һәм мобиль кушымта хезмәтләре реквизитлары кебек конфиденциаль мәгълүматларны алу ихтималы бар.
Бу принцип буенча, билгесез җинаятьче яшерен рәвештә Казанда яшәүче 50 яшьлек хатын-кызның банк картасы счетыннан 27 мең сумнан артык акча урлаган.
Нинди куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк?
Интернет-ресурслардан файдаланып, шикле сылтамалар буенча күчмәскә, сайт эчтәлегенә игътибар итәргә һәм вируска каршы ышанычлы программа урнаштырырга киңәш ителә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе киңәш итә
Шәһәр халкын төрле интернет-ресурслардан файдаланганда игътибарлы һәм сак булырга, шикле сылтамаларга күчмәскә, банкның ялган хезмәткәрләренә үз карталары турында мәгълүматларны җиткермәскә чакыралар. Билгесез затлардан карталарны блокировкалау яки санкцияләнмәгән операцияләр турында хәбәр алынуына шикләнгән очракта, сөйләшүне төгәлләргә һәм картада күрсәтелгән номер буенча банкка шалтыратырга кирәк.
Таныш булмаган сайтларга сылтамалар белән смс-хәбәрләр алганда, хәбәрне спам буларак билгеләп үтәргә һәм ярдәм хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Мошенниклар белән элемтәгә кергән очракта карта хуҗалары картаны кичекмәстән блокировкаларга һәм бер тәүлек дәвамында банкта картадан сезнең ихтыярдан башка акча күчерелүе турында гариза язарга чакыралар. Параллель рәвештә полициягә гариза язарга кирәк.
Әгәр дә сез алдау очраклары корбаны булдыгыз яки сезне алдарга тырышалар икән, кичекмәстән Россия Эчке Эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең 2-914-821 яки 02 кизү телефон номерлары буенча шалтыратыгыз.