Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2019, 11:04

3 мартта Казанда "Ельцин Кубогы" ІХ халыкара теннис турнирының финалы узачак

Быел анда 20 илдән 150-дән артык егет һәм кыз катнаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). 3 мартта Казан теннис академиясендә 23 февральдә старт алган Yeltsin Cup "Ельцин Кубогы" ІХ халыкара теннис турниры финалы узачак. Быел анда 20 илдән 150-дән артык егет һәм кыз катнаша.

"Ельцин Кубогы" Теннис турниры - Россиядә 19 яшькә кадәрге беренче халыкара категориядәге егетләр һәм кызлар өчен бердәнбер турнир. Гадәттәгечә, "Ельцин Кубогы" матчларында Бөтен дөньядан иң яхшы теннисчылар җыела. Яшь спортчылар өчен ул үзенә күрә зур тенниска "билет" булып тора. Турнирның приз фонды 25 мең доллар тәшкил итә.

Турнирда Татарстан Республикасы җыелма командасы катнаша: Казан спортчылары Елизавета Дементьева, Полина Кудерметова, Рүзәл Фәтхуллин, Анна Григорьева, Мария Бондаренко, Алена Кубанова, Авелина Сәйфетдинова, Дана Шакирова, Азалия Бадегыева, шулай ук Зәйдән Марат Шәрипов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен турнир финалларында һәм бүләкләү тантанасында Россиянең беренче Президентының хатыны Наина Иосиф кызы Ельцина традицион кунак була.

Кызлар арасында ялгыз разрядта финал 10.30 сәгатьтә, яшүсмерләр арасында 12.00 сәгатьтә башлана. Бүләкләү тантанасы 14.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, узган ел турнирда 48 егет һәм кыз, парлы разрядта – 24 ир-ат һәм хатын-кыз парлары катнашты.

Барлык яңалыклар