Һава температурасы көндез 0 дән 2 градуска кадәр салкын булачак.
Фото: Денис Гордийко
3 нче март төнендә һава температурасы 8-10 градус салкын булачак, аязган вакытта – минус 14 градуска кадәр. Һава температурасы көндез 0 дән 2 градуска кадәр салкын булачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Юлларда – бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан сакланырга киңәш ителә. Иминлек каешларын эләктерергә, ә 7 яшькә кадәрге балаларны махсус креслоларда йөртергә кирәк.
Җәяүлеләрне дә сак булырга чакыралар – юлны бары тик моның өчен билгеләнгән урында гына светофорның рөхсәт итүче сигналына чыгарга ярый, ә караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларны кулланырга кирәк.