В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге урам уенында ике кешедән торган командалар катнаша ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май). 3 нче июньдә Казансу яр буенда петанк-мәйданчык ачылачак. Бу көнне әлеге уен буенча беренче җәйге турнир узачак.
Петанк-мәйданчык Казансу яр буенда пляж волейболы кыры һәм «Урам» экстрим-паркы янында урнашкан (яр буена керү – Подлужная урамындагы 67 нче номерлы йорт ягыннан). Парковкасы да бар.
Чара 18:00 сәгатьтә башлана. Турнирда катнашучылар өчен инвентарьны мәйданчыкта бирәчәкләр, дип хәбәр иттеләр «Казансуны үстерү стратегиясе» программасы кураторлары. Турнирда катнашырга теләүчеләр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә тиеш. Уен ике кешедән торган командага исәпләнгән. Барлык сораулар буенча +7(917)916-25-15 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Петанк – традицион француз урам уены. Шарны ыргытканда уенчының аяклары җирдән аерылмаска һәм сызылган түгәрәктән чыкмаска тиеш. Уенның максаты– тупны цельгә атып, максималь балл җыю.