В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Бүген, 3-нче декабрьдә, Татарстанда һәм аның башкаласында пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия эшләячәк. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган.
Татарстан Республикасы Пенсия фондында 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8-800-100-26-27 бушлай кайнар линия телефоны эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ай саен акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә сәләтсез гражданнар, инвалид балалар һәм I төркем балачактан инвалид балалар караган өчен түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә хәбәр итүләренчә, башка көннәрдә учреждениенең контакт-үзәге түбәндәге телефон номеры буенча эшли: (843) 279-27-27, ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфес белән.