Көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән 15 м/с тизлек белән исүче көчле җил көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Киләсе тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем күзәтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән 15 м/с тизлектә исүче көчле җил көтелә.
Бүген төнлә һаваның минималь температурасы минус 1-3 градус тәшкил итәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык. Көндез һава +3-5 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.