В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр казанлыларның сорауларына 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр җавап бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Бердәм консультация көнен 3-нче апрельдә Татарстанның Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча Федераль хезмәте күпфункцияле үзәкнең Авангард ур., 74 адресы буенча урнашкан офисларының берсендә үткәрәчәк. Казанлыларның сорауларына күпфункцияле үзәкнең, Кадастр палатасы, Салым хезмәте, Казан Башкарма комитеты, кадастр инженерларының мөстәкыйль көйләнә торган оешмасы хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Шулай итеп, 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр казанлылар хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе; күчемсез милек алганда тотып калынган салым акчасын куллану буенча җир законнарын бозу; ызанлау үткәрү; яңа шәһәр төзелеше нормаларына бәйле рәвештә төзелеш процедурасы һәм объектларны файдалануга тапшыруга кагылышлы сораулар бирә алачак.
Шулай ук бердәм консультацияләр көне башка мәйданчыкларда да узачак. Гагарин ур., 103, Ямашев проспекты, 82, Җиңү проспекты, 100 адреслары буенча урнашкан күпфункцияле үзәкнең офисларында гражданнарга Татарстанның Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография буенча Федераль хезмәте вәкилләре генә консультация бирәчәк, дип хәбәр итә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картографиябуенча Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.