В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Иртәгә, 29 гыйнварда, Казанның Вахитов районының кайбер йортларында ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут бетеп торачак: Калинин ур., 6. 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр – Гоголь ур., 10 һәм К.Маркс ур., 62. 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр – Бутлеров ур., 31, Маяковский ур., 17, 19, 23а, Некрасов ур., 38.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.