Көндез 2-4 градус салкын булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Татарстанда һәм аның башкаласында якындагы тәүлектә аязучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз кар явачак, буран булуы да ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.
Казанда төнлә – минус 7-9 градус, көндез 2-4 градус салкын булачак. Татарстанда төнлә – 7-12 градус салкын, көндез минус 1-6 градус булуы көтелә. Юлларда бозлавык сакланачак, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе сайтында.