В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр 6422 һәм 6923 номерлы поездларга кагыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 29 гыйнвардан Казан – Сосновка һәм Кизнер – Казан шәһәр яны поездларының җәдвәленә үзгәрешләр кертелә, дип хәбәр итә “Содружество” ААҖ матбугат хезмәте.
6422 номерлы Казан – Сосновка поезды Шәймардан станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча бара, Шәймардан (10.08-10.10), Иштуган (10.16-10.17), Каенсар (10.24-10.25), 915-нче км (10.31-10.32), Состамак (10.34-10.35), Бертуган Комаровлар (10.41-10.42), Кукмара (10.45-10.46), шуннан соң – гамәлдәге җәдвәл буенча.
6923 номерлы Кизнер – Казан поезды Кукмара станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл буенча бараи, Кукмара (09.37-09.38), Бертуган Комаровлар (09.41-09.42), Шәймардан (10.03-10.04), шуннан соң – гамәлдәге җәдвәл буенча.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле буенча тулырак мәгълүмат белән тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны аша, шулай ук сайтта һәм “Пригород” мобиль кушымтасында танышырга мөмкин.