В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шалтыратулар 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). Казан халкына уку-укыту процессында катнашучыларның хокукларын яклау, өстәмә белем бирү һәм балаларның мәшгульлеге мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. Кайнар линия 29 нчы сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Шалтыратулар +7(843)236-00-71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Кызыксындырган сорауны WhatsApp мессенджер ярдәмендә +7(939)345-37-50 телефон номеры буенча бирергә мөмкин булачак. Шәһәрлеләргә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Прокуратурасы һәм башка ведомстволар белгечләре консультация бирәчәк, дип хәбәр итә Татарстан омбудсмены матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 30 нчы сентябрьдә республикада шулай ук Өлкәннәр көненә багышланган Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында консультацияләр узачак. Шалтыратулар 9.00 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон номерлары буенча кабул ителәчәк: +7(800)201-16-00, +7(843)238-10-00, +7(987)205-00-63 (WhatsApp).