В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр барачак.
Фото: Денис Гордийко
Ярминкәләрдә республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы вәкилләре катнашачак. Сәүдә мәйданчыклары шәһәрнең түбәндәге нокталарында 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр эшләячәк:
Беломорск ур., 69
Ленинград ур., 27
Чехов ур., 2
Революция ур., 12
Батыршин ур., 20
Лаврентьев ур., 10
Ю.Фучик ур., 72
Липатов ур., 7
Салават күпере халкы өчен ярминкә Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.
Быел Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 нчы сентябрьдә старт алды, сәүдә атна саен шимбә көнне алып барыла. Алдагы җиде ярминкә көнендә мәйданчыкларга 340 млн сумлык продукция китергәннәр. Кулланучылар базары комитетында бәрәңге, ит һәм сөткә ихтыяҗ зур, дип хәбәр иттеләр.