Халыкка Казансу буенда яшәүче кошлар турында сөйләячәкләр һәм аларны сайраулары буенча аерырга өйрәтәчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май). 29 нчы май көнне Казанның Савиново паркында (Гаврилов урамы) бердвотчинг – медитатив экоактивлык узачак. Ул шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып, кошлар сайравын тыңларга мөмкинлек бирә.
Спикер – орнитолог Динә Вәлиева. Ул бердвотчинг, шулай ук Казансу елгасы ярларында очратырга мөмкин булган кош төрләре турында тулырак сөйләячәк. Моннан тыш, орнитолог кошларны сайраулары буенча аерырга өйрәтәчәк.
Бердвотчингта катнашу – бушлай. Очрашу вакыты һәм урыны – 9: 00 сәгатьтә, Чуйков һәм Гаврилов урамнары киселешендәге шлагбаум янында. Һава торышы шартларына бәйле рәвештә, чара күчерелергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының социаль челтәре битендә белергә мөмкин.
Савиново паркы – Казансу экосистемасын, шул исәптән Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне һәм кош оялары урыннарын өйрәнү һәм саклау өчен булдырылган территория, дип искә төшерде чараны оештыручылар.