ТР башкаласы фестивальне үткәрә торган 80 мәйданчыкның берсе булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). 29-нчы мартта Казан федераль университетында «Фән 0+» бөтенроссия фән фестивале узачак. ТР башкаласы фестивальне үткәрә торган 80 мәйданчыкның берсе булачак.
Берләшкән атом-төш тикшеренүләре институты галимнәре, шулай ук КФУ укытучылары дөньякүләм масштабтагы мегасайнс-проектлар, эволюция, химия элементларын һәм Антарктиданы ачу турында фәнни-популяр лекцияләр үткәрәчәк.
Шунда ук ишарәләр теле, телетапшырулар алып баручының эше, роботлар булдыру буенча мастер-класслар, микроскоплар һәм тренажерлар белән интерактив дәресләр узачак, «Сукыр эчәгесен алабыз» медицина лабораториясе эшләячәк.
Программада кызыклы экспериментлар, зур шахматларда команда ярышлары, робоярышлар, квестлар, викториналар, «Тарихны белүчеләргә - шоколад» акциясе һәм кәгазь очкычларны очырту буенча чемпионат булачак.
Шулай ук фестивальдә Казан федераль университетының кабул итү комиссиясе эшләячәк, биредә мәктәп укучылары вузга керү турында тулырак белә алачак.
Фестиваль 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. Чарада катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә Казан федераль университетының матбугат хезмәте.