В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика һәм аның башкаласы территориясендә урыны белән томан булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). Синоптиклар казанлыларны һава шартларының начараюы турында кисәтә – бүген төнлә һәм иртән 29-нчы мартта республика һәм аның башкаласы территориясендә урыны белән томан һәм көчле бозлавык көтелә, вакыты белән явым-төшемнәр явачак.
Казанда болытлы һава торышы көтелә, төнлә кар һәм юеш кар явачак, көндез шулай ук кайбер районнарда юеш кар фаразлана. Төнлә төньяк-көнбатыштан, көндез көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 1-дән 3 градуска кадәр салкын була, көндез 0-дән 2 градуска кадәр җылы тәшкил итәчәк.
Тулаем республика буенча болытлы, вакыты белән кар, юеш кар һәм яңгыр көтелә. Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы 0-дән алып минус 5 градуска кадәр, көндез 0-дән 5 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.