В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда урыны белән урманнарда югары дәрәҗәдә янгын куркынычы саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). Киләсе тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава саклана, явым-төшем күзәтелми. Төньяктан салмак җил исәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы +13-15 градус тәшкил итәчәк. 29 июньдә көндез һава +26-28 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Моннан кала, 29 июньнән 4 июльгә кадәр республика территориясендә урыны белән урманнарда югары дәрәҗәдә (4 класс) янгын куркынычы көтелә.