В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һәм сишәмбе көндез томан, урыны белән бәс булуы мөмкин.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
29-нчы декабрьгә каршы төндә Казанда минус 17-19 градус, аязганда минус 23 градуска кадәр булачак. Сишәмбе көндез 15-17 градуска кадәр салкын көтелә.
Татарстан буенча төнлә бераз кар явачак, аерым районнарда томан, бәс фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка таба күчүчән, талгын. Төнлә һәм иртән минус 15-20 градус , аязганда 22-27 градуска кадәр салкын булачак. 29-нчы декабрь көндез һава температурасы минус 12-17 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.