В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава торышы яхшы булган очракта, Совет кинематографы шедеврлары белән танышу сентябрь аенда да узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 29-нчы августта Казанның «Крылья Советов» паркында «Ретро-пәнҗешәмбе» проекты кысаларында чираттагы ачык кино күрсәтү узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларын Алла Сурикованың «Человек с бульвара Капуцинов» картинасын карарга чакыралар.
Һава торышы яхшы булган очракта, Совет кинематографы шедеврлары белән танышу сентябрь аенда да узачак. Әйтик, 5-нче сентябрьдә казанлыларга «Полосатый рейс» фильмын күрсәтәчәкләр, ә 12-нче сентябрьдә – «Берегись автомобиля»ны.
Киносеанслар 20.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте.