Чикләүләр бистәнең 100 еллыгын бәйрәм итү вакытында гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). Казанның Юдино бистәсендә, торак массивның 100 еллыгын бәйрәм итү вакытында, транспорт хәрәкәте чикләнә һәм транспорт чаралары тукталышы тыела. Тиешле карар Башкарма комитетта имзаланды.
Документ буенча, 28 август 21.00 сәгатьтән 29 август 9.00 сәгатькә кадәр транспорт чаралары тукталышы һәм парковкасы Бирюзовая һәм Лейтенант Красиков урамнарында (Бирюзовая урамының 1а номерлы йортыннан Фирганә урамына кадәр), Ильич урамында (Л-1591 серияле паровоз-һәйкәлдән Революция урамына кадәр), Черемхово урамында (Лейтенант Красиков урамыннан Ян Юдин урамына кадәр) тыела, 29 августта 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр чикләүләр Революция урамында гамәлдә булачак – бу Юдино бистәсенең 100 еллыгын бәйрәм итү өчен кирәк булган җиһазларны урнаштыру белән бәйле.
Моннан кала, 29 августта 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте Бирюзовая һәм Лейтенант Красиков урамнарында (Бирюзовая урамының 1а номерлы йортыннан Фирганә урамына кадәр), Ильич урамында (Л-1591 серияле паровоз-һәйкәлдән Революция урамына кадәр), Черемхово урамында (Лейтенант Красиков урамыннан Ян Юдин урамына кадәр) чикләнә.