В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Казан-1 станциясендә ремонт эшләре белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). 28 нче сентябрьдә Казан-1 – Аэропорт – Казан-1 һәм Казан-1 – Сосновка – Казан-1 шәһәр яны поездлары маршрутлары бер көнгә Вахитов станциясенә кадәр кыскартылачак. Вахитов станциясе электричкалар өчен башлангыч һәм ахыргы станция булачак. Бу Казан-1 станциясендә ремонт эшләре белән бәйле.
Аэропорт станциясеннән Вахитов станциясенә кадәр йөрүче поездлар өчен түбәндәге җәдвәл гамәлдә булачак:
6701 нче номерлы электричка 6:35 тә китә, 6:57 дә килеп җитә;
6703 нче номерлы электричка 8:25 тә китә, 8:47 дә килеп җитә;
6705 нче номерлы электричка 11:30 да китә, 11:52 дә килеп җитә;
6707 нче электричка 13:45 тә китә, 14:09 да килеп җитә;
6709 нчы электричка 17:15 тә китә, 17:37 дә килеп җитә;
6711 нче электричка 18:54 тә китә, 19:17 дә килеп җитә.
Вахитов станциясеннән Аэропорт станциясенә кадәр шәһәр яны поездлары түбәндәге җәдвәл буенча йөриячәк:
6702 нче электричка 7:40 та китә, 8:03 тә килеп җитә;
6704 нче электричка 9:30 да китә, 9:53 тә килеп җитә;
6706 нчы электричка 12:30 да китә, 12:53 тә килеп җитә;
6708 нче электричка 14:50 дә китә, 15:13 тә килеп җитә;
6710 нчы электричка 18:15 тә китә, 18:38 дә килеп җитә;
6712 нче электричка 19:51 дә китә, 20:14 тә килеп җитә.
Шулай ук 6421 нче номерлы поезд Сосновка станциясеннән 3:53 сәгатьтә китәчәк һәм Вахитов станциясенә 7:18 сәгатьтә килеп җитәчәк. 6422 нче состав өчен Вахитов станциясеннән китү 8:00 сәгатьтә планлаштырыла, Сосновка станциясенә килеп җитү – 11:24 тә, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Маршрутлар турында тулырак мәгълүмат белән +7(937)625-04-33 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә) телефоны буенча, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук касса һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында танышырга мөмкин.