Спорт мәктәбен тәмамлаучы 327 яшүсмер учреждениене тәмамлау турында сертификатлар, түштамгалар һәм истәлекле бүләкләр алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). 28-нче майда Г.Камал театры каршындагы мәйданда Спорт чыгарылыш кичәсе узачак, аның кысаларында муниципаль балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаучы 327 яшүсмер учреждениене тәмамлау турында сертификатлар, түштамгалар һәм истәлекле бүләкләр алачак.
Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында сәламләү сүзләре белән танылган спортчылар, сәясәтчеләр, тренерлар чыгыш ясаячак. Кичәдә катнашучылар һәм кунаклар өчен спорт мәктәпләре укучылары һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Чара 16.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.