Ут шәһәрнең Авиатөзелеш, Вахитов һәм Совет районында булмаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). 28 мартта Казанның өч районыныда ут бетеп торачак. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районының шәхси секторында Верхоянск, Песочная һәм Пихта урамнарында ут бетеп торачак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында Нариманов ур., 48, 50, 56, 62, 63, 66, 70; Г.Камал ур., 41, 49; Завод ур., 3 адреслары буенча ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Яңа Сосновка бистәсендә Вишневая, Лесная, Сливовая һәм Спорт урамнарында ут бетеп торачак.
Ут сүнеп торуның агымдагы атнага тулы графигы KZN.RU порталының махсус бүлегендә бастырылды.