Ут шәһәрнең Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларда бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Иртәгә, 28-нче мартта, Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут бетеп торачак: Горный тыкрыгы, 1, 4, 6, 7, 9, 10, 12, 14, 16, 20; Калинин ур., 2, 4, 12, 13, 17, 18, 22, 24, 69; Мәсгут Латыйпов ур., 4-тән алып 41-нче номерга кадәр; Суконная ур., 24, 30, 30а, 32; Яңа Пугачев ур., 1-дән 29-нчы номерга кадәр; Пугачев ур., 1-дән 26-нчы номерга кадәр йортлар.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел Буе районы Отар һәм Борисково бистәләренең түбәндәге урамнарында ут булмаячак: Дорожная , 1 нче Победилово, 2 нче Победилово, 3 нче Победилово, 4 нче Победилово, 5 нче Победилово, Идел буе, Правда.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Космонавтлар ур., 29б йортында һәм Кече Дәрвишләр бистәсендәге Кооператив урамы буенча урнашкан йортларда ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.