В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утырыш шәһәр Ратушасында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясе 28-нче февральдә шәһәр Ратушасында узачак. Сессия эшенең башлануы 10:00 сәгатькә планлаштырылган.
Сессиянең көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән:
2019 елда Казан шәһәре Мэрының эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Думасының 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Генераль планы турында;
Контроль-хисап палатасының 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәрендә Җәмәгать тыңлауларын һәм җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турындагы аерым карарларга үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль предприятиеләре һәм учреждениеләре эшләре өчен тарифлар билгеләү тәртибе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре районнарының участок сайлау комиссияләре составларын резервка кертү өчен кандидатуралар тәкъдим итү турында;
Оештыру мәсьәләләре;
Төрлеләр.