В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр хайваннарга ветеринария хезмәтләре комплексын бушлай күрсәтәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). 28-нче августта мобиль вакцинация һәм этләрне стерилизацияләү пункты Киров районының Залесный бистәсенә киләчәк. Теләгән һәркем үз хайваннарын ветеринарларга карау өчен алып килә алачак.
Мобиль пунктта ветеринария табиблары тулы бер хезмәт күрсәтәчәк: шәһәр халкы үз этләрен стерилизацияләп һәм төрле инфекцияләрдән вакцинацияләп кенә калмыйча, ветеринария паспорты да ала алачак. Хуҗаның теләге буенча хайванга чиплау үткәрәчәкләр яки колакка бирка эләчәкләр.
Кабул итү 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр тере чират тәртибендә алып барылачак. Бистә халкын Осиново тыкрыгы, 8 адресы буенча көтәчәкләр.
Күченү графигы һәм мобиль пунктларның урнашуы гражданнар мөрәҗәгатьләреннән чыгып төзеләчәк. Гаризаларны торак-коммуналь хуҗалык комитетында: +7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, мобиль пункт эше сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу атнада Казан Мэры Илсур Метшин зоояклаучылар, ветеринария табиблары, зоологлар, приютлар һәм хәйрия фондлары җитәкчеләре катнашында узган түгәрәк өстәлдә әнә шундый бурыч куйды.