Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 637 мең тоннага якын кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 388 юл эшчесе һәм 279 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 59 катнаш юл машинасы, 65 трактор щеткасы, 66 самосвал, 43 фронталь төягеч, 22 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Карны Авиахим, Бауман, Беломорск, Богатырев, Восстание, Муса Җәлил, Зеленая, Ипподром, Копылов, Красная Позиция, Коләхмәтов, Лаврентьев, Ломжа, Мәүлүтев, Миңнуллин, Петербург, Спорт, Сибгат Хәким, Чапаев, Чуйков урамнары участокларыннан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 3,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 568 махсус техника һәм 449 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 636,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 719 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 540 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.