Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2019, 10:59

Казанның дүрт районында суны туктатып тору йортларның җылыту системасы эшендә чагылыш тапмаячак

Шәһәр халкына алдан су запасы җыеп куярга кушалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Иртәгә, 27-нче сентябрьдә, 22.00 сәгатьтә Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарындагы йортларның күбесендә су белән тәэмин итүне туктатачаклар. Бу Волжский су алу җайланмасында зур күләмле ремонт эшләре башкарылу белән бәйле. Бүген шәһәр Башкарма комитетында торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча үткәрелгән штаб киңәшмәдә Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов билгеләп үткәнчә, планлаштырылган өзү йортларның җылыту системасы эшендә чагылыш тапмаячак. Ул шулай ук шәһәр халкына су сүндерүне алдан хәбәр итәргә кушты.

Су 30 сәгать эчендә булмаячак - бу вакыт эчендә «Водоканал» хезмәткәрләре Волжский су алу җайланмасында бик арматура эшләрен башкарачак. 1969 елгы эшермәнең чуен корпусы ярыгын планлы тикшерү барышында таптылар, дип искәртте «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директорының беренче урынбасары Марат Сәлахов. Су 1788 күп фатирлы торак йортта, 10 мең шәхси йортта һәм 800 социаль өлкә объектында туктатылачак. Тагын 300 күп фатирлы торак йортта һәм социаль өлкәнең 70 объектында су басымы кимиячәк.

«Шәһәрнең барлык җаваплы хезмәтләре һәм күзәтчелек органнарына сүндерелү турында хәбәр ителгән, - дип хәбәр итте М.Сәлахов. – Районнарда эчәргә яраклы һәм техник су белән тәэмин итү оештырылачак - бу эшкә 50 су ташу машинасы җәлеп ителәчәк».

Эшләрнең төп күләме шимбә көненә планлаштырылган. Су белән тәэмин итү 30 сәгатькә туктатылачак, шуларның 6 сәгатендә – торбаларны судан арындырып тору, 18 сәгатендә – төзекләндерү эшләрен башкару, 5 сәгатендә юдырту, системаны зарарсызландыру һәм гидравлик режимны көйләү эшләре башкарылачак. Эшләрдә барлыгы предприятиенең 150 белгече, 50 берәмлек техника, су алгычта исә 50 кеше һәм 10 берәмлек техника эшләячәк.

Су белән тәэмин итүне туктатып тору җылылык системасы эшендә берничек тә чагылыш тапмаячак, дип ассызыклады Д.Анисимов. Ул идарәче компанияләрнең барлык җитәкчеләренә дә күп фатирлы йортларда һәм бистәләрдә яшәүчеләргә су туктатылу турныда хәбәр итәргә һәм шәһәр халкын алдан ук су запасы җыеп куярга кушты.

Су белән тәэмин итүне туктатып торудан файдаланып, «Водоканал» параллель рәвештә 12 бик арматурасын төзекләндерү, 30-дан артык янгын гидрантын алыштыру буенча эшләр башкарачак. Моннан тыш, терәк станцияләрдә насос җиһазларын автоматлаштыру системасын алыштыру һәм төзекләндерү планлаштырыла. «Өстәмә эшләр башкару су туктатуның гомуми вакытына тәэсир итмәячәк», - дип билгеләп үтте М.Сәлахов.

«Идарәче оешмаларга шулай ук сүндереп тору вакытында торак йортларда барлык регламент ремонт эшләрен башкарырга һәм аларны су җибәрү вакытына тәмамларга кирәк, – диде Д.Анисимов. – Безнең өчен бу күптән көтелгән вакыйга, арматураны төзекләндерү 2021 елга планлаштырылган иде. Әмма бу эшермә инде 50 ел хезмәт итә һәм нык тузган. Шәһәрлеләрдән бу ситуациягә аңлап карауларын сорыйбыз».

Су белән тәэмин итү туктатылачак яки су басымы киметеләчәк торак йортларның һәм социаль объектларның тулы исемлеге монда урнаштырылган. Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарын су белән тәэмин итү гадәти режимда башкарылачак.

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар