Татарстанда бер тәүлек эчендә 132 кеше сәламәтләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 53 яңа очрагы расланды, барысы да авыручылар белән элемтәдән соң зарарланган. 13 кеше хастаханәгә озатылды, 40 кеше өйләрендә дәвалана - аларда авыру симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында 6 балигъ булмаган бала бар, 9 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, 17 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 13 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 5 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 1 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
27 кеше Казанда, 17 кеше Чаллыда яши. Икесе Тукай районында, берәр кеше - Алексеевск, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск һәм Менделеевск районнарында.
29-нчы майга Татарстан буенча барлыгы 3079 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Бөтен чорда республикада 2482 кеше сәламәтләнде, шул исәптән соңгы тәүлектә - 132 кеше.
Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы 8 мең 572 яңа очрак расланды. Шул рәвешле, илдә барлыгы 387 мең 623 кеше авыру йоктырган. 159 мең 257 кеше сәламәтләнгән, 4374 кеше үлгән.