В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә чара үткәрелү белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). 27-нче март көнне Казаннан аэропортка кадәр өстәмә поездлар йөриячәк. Поездлар пассажирларны «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенә китерү өчен билгеләнә, анда ул көнне музыкаль премия тапшыру тантанасы узачак.
7604-нче номерлы Казан – Аэропорт поезды 16.07 сәгатьтә кузгалачак, билгеләнгән урынга 16.27 сәгатьтә киләчәк.
7605-нче номерлы Аэропорт – Казан поезды 22.00 сәгатьтә кузгалачак, шәһәргә 22.17 сәгатьтә киләчәк.
Поездлар арадаш тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефон номеры аша, шулай ук «Содружество» АҖ сайтында алырга мөмкин.