В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). 27-нче июльдә Казанның Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер бистәләрдә вакытлыча су булмаячак. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
27-нче июльнең 9.00 сәгатеннән 28-нче июльнең 6.00 сәгатенә кадәр су белән тәэмин итү Алтан, Плодопитомник һәм Салмачы бистәләрендә, шулай ук Совет районының Вишневка, Көнчыгыш, Яңа Вишневка һәм Привольный бистәләрендә туктатылачак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, телефон: +7 (843) 231-62-60.