В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар җил тизлегенең секундына 16 метрга кадәр көчәюе турында кисәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). 27-нче августта Казанда аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчәячәк, төнлә һава температурасы 10-12 градус, көндез-16-18 градус җылы булачак.
Татарстанда шулай ук бераз яңгыр явачак, иртән һәм көндез урыны белән яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан көндез төньяк-көнбатышка күчә торган җил, иртән һәм көндез урыны белән секундына 17 метрга кадәр көчле җил, төнлә һава температурасы +7дән +12 градуска кадәр, көндез +14 тән +19 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.