В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр катнаш юл машиналары, кар төягечләр, тракторлы щеткалар, грейдерлар, үз бушаткычлар һәм башка техника ярдәмендә башкарыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 17 гыйнвардан 18 гыйнварга каршы төндә Казан урамнарын чистарту эшләрендә 65 юл хезмәте эшчесе һзм 268 берәмлек махсус техника катнашачак. Шулар арасында – 52 катнаш юл машинасы, 41 "Бошунг, 10 кар төягеч, 56 щеткалы трактор, 13 грейдер, 26 фронталь төягеч, 11 “Барсик” минитөягеч, 53 һәм башкалар.
Кар көрәү этаплап башкарыла. Автомобильчыларга машиналарны юлларда озак вакытка калдырмаска киңәш ителә, чөнки алар махсус техника эшенә һәм юлларны тиешле дәрәҗәдә чистартырга комачауларга мөмкин.
Иртәнгә кадәр кар түбәндәге участоклардан чыгарылачак: Айвазовский, Астрономия, Бондаренко (Волгоград урамыннан Чуйков урамына кадәр), Борисково, Бутлеров, Вишневский, Волков, Ә.Еники, Зәкиев, Зеленая, Г.Камал, Курск, А.Кутуй, М.Межлаук, Мусин (Ямашев проспектыннан Чуйков урамына кадәр), Назарбаев, Островский, Петербург, Сахаров, Седов, Ульянов-Ленин, Университет, Чистай (“Казан Арена” стадионыннан Гаврилов урамындагы күпергә кадәр), Ямашев пр-ты (“Казан Арена” стадионы буйлап), Япеев һәм Совет районында тимер-бетон эшләнмәләре заводы территориясеннән.
Кар көрәү этаплап башкарыла. Юл челтәренең башка урыннарында бозлавыкка каршы катнашма сибеләчәк һәм катнаш-юл машиналары һәм башка махсус техника ярдәмендә себереләчәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.