В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әзер документларны тапшыру гадәти режимда барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). 26 октябрьдә “Мәскәү” күп функцияле үзәге документлар кабул итмәячәк. Әзер документларны тапшыру гадәти режимда барачак. Чикләүләр электр энергиясе бетеп тору белән бәйле.
Бу көнне районда яшәүчеләр якындагы бүлекләргә мөрәҗәгать итә алалар, алар гадәти график буенча эшләячәкләр: “Заречье” (Гагарин ур.,103), “Дәрвишләр” (Главная ур., 60), “Яңа Савин” (Ямашев пр., 82), “Идел буе” (Авангард ур., 74), Идел буе районының өстәмә офисы (Кулагин ур., 1), “Совет” (Җиңү пр., 214), “Көньяк” (Җиңү пр., 100), Көньяк бүлегенең өстәмә офисы (Җиңү пр., 62/4), бизнес өчен күп функцияле үзәк (Петербург ур., 28), дип хәбәр итә “Минем документлар” дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр интернет-порталы.