Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2019, 08:32

26 октябрьдә Казанда «Дзюдо ветераннары – балаларга» турниры узачак

Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән 200-ләп яшь спортчы катнашачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). 26-нчы октябрьдә Казанның «Тасма» олимпия резервы спорт мәктәбендә дзюдо буенча «Ветераннар – балаларга» турниры узачак. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән 200-ләп яшь спортчы катнашачак.

Казаннан турнирда җиңү өчен 7 команда көч сынашачак: «Тасма», «Стрела», «Ак Бүре», «Ак Барс», «Батыр», «Нур» (Динамо) һәм «Приволжанин». Моннан тыш, ярышларга Яшел Үзән, Йошкар-Ола, Яр Чаллы, Бөгелмә, Уфа, Самара, Пенза, Саратов һәм илнең башка шәһәрләреннән спортчылар киләчәк.

Турнир Россия Дзюдо федерациясенең гамәлдәге кагыйдәләре буенча үткәрелә. Анда мәртәбәле кунаклар - дзюдо буенча атказанган спорт мастерлары катнашачак.

Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак. «Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясеннән, шулай ук «Иң яхшы техника» номинациясендә Физик культура һәм спорт комитетыннан аерым бүләкләр каралган.

Турнир 26-нчы октябрьдә 10.00 сәгатьтә 12-13 яшьлек егетләр һәм кызлар ярышларыннан башлана. Турнирны ачу парады 13.00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.

Барлык яңалыклар