Кунакларны концерт, халык уеннары, матурлык конкурсы һәм пылау фестивале көтә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Төп сәхнәдә кунакларга Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында бәйрәм концерт программасы тәкъдим ителәчәк.
Татарстанда Нәүрүзне бәйрәм итү тарихында икенче тапкыр пылау фестивале узачак. Халык тавыш бирү юлы белән иң яхшы рецептны һәм көнчыгыш ризыгын әзерләү осталарын билгеләячәкләр. Шулай ук Нәүрүзнең төп атрибутларыннан берсе – шыттырылган бодай бөртекләреннән сумалякны да авыз итәргә мөмкин булачак.
Өлкәннәр һәм балалар халык уеннарында һәм тамашаларында катнаша ала. Катнашучылар һәм җиңүчеләр призлар алачак.
Бәйрәмдә «Нәүрүз гүзәле» матурлык һәм талант конкурсы узачак. Милли киемнәр һәм талантларын төрле милләт берләшмәләренең иң яхшы вәкилләре күрсәтәчәк. Конкурста сигез кыз катнаша, алар Кыргызстан, Башкортстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Татарстан, Чуашстан, Казахстан һәм Төркмәнстан данын яклаячак.
Бәйрәм кысаларында беренче тапкыр тагын бер бәйге – «Нәүрүз батырлары» узачак, дип хәбәр итә Татарстан халыклары дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.
Бәйрәм мәйданчыгында көне буе этномаркет эшләячәк, анда осталар милли кул эшләнмәләре тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук килүчеләр урам театры һәм джамперлар тамашасын да күрәчәк.
Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылыш 12:00 сәгатькә планлаштырылган. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты ярдәме белән Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты оештыра.
Билгеләп үтәбез, Нәүрүз бәйрәме ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасның репрезентатив исемлегенә кертелде. XX гасырга кадәр Нәүрүз татарлар тарафыннан да билгеләп үтелә. Республикада бәйрәмне узган гасырның 80 нче еллары ахырында билгеләп үтә башладылар. 2014 елдан бирле Нәүрүз республика бәйрәме статусын алды.