Теркәлү ачык, ул 10 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче май). 26 нчы июньдә Казанда җәйге шигъри слэм узачак. Авторлардан гаризалар 10 нчы июньгә кадәр кабул ителә.
Гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча, резидентлар һәм экспертлар катнашу өчен 17 авторны сайлап алачаклар: публикацияләр һәм бүләкләр булу әһәмияткә ия түгел, чөнки слэм шагыйрьләрнең үз-үзләрен күрсәтүнең ачык мәйданчыгы булып тора. Чараның темасы өчен проектның Telegram-аккаунтында тавыш бирергә мөмкин.
Шигъри батлның җиңүчесен тамашачылар тавыш бирү юлы белән билгеләячәкләр: конкурс программасында иң күп тавыш җыйган катнашучы үз шигырен сөйләп аудиотасмага яздыру мөмкинлеге алачак.
«Слэм» авторларына ярдәм итү программасы – ел әйләнәсендә үткәрелә торган проект, ул үз эченә 4 сезонлы шигъри слэм һәм заманча шигърият фестивален ала. Анда бөтен Идел буе федераль округыннан авторлар катнаша.
Тамашачылар өчен теркәлү соңрак ачыла, дип хәбәр итә оештыручылар.