Көндез һава температурасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). Иртәгә көндез Казанда урыны белән яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә, җил көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы башкаласында явым-төшемсез булачак, көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә минималь температура +17 дән +19 градуска кадәр булачак. Көндез Казанда синоптиклар + 28 дән +30 градуска кадәр булыр дип фаразлый, урыны белән яшен һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан буенча сишәмбе һәм чәршәмбе, 26 нчы һәм 27 нче июльдә, һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явачак, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы 14-19 градус җылы булачак, көндез термометр баганалары +25 тән +30 градуска кадәр күрсәтәчәк.
28 нче һәм 29 нчы июльдә республикада югары атмосфера басымы йогынтысында явым-төшем көтелми. Төнлә температура +14 тән +20 градуска кадәр, көндез һава 31 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.